Алексей Песошин Җиңүче-солдат монументына чәчәкләр салды

Мемориаль комплекс янына традиция буларак мактаулы каравыл куелган иде.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген, Җиңү Көнендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында «Җиңүче-солдат» монументына чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«”Җиңүче-содат" монументы янына традиция буларак мактаулы каравыл куелган иде», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Арча зиратында хәрби күмелгән каберләр һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск бар. Монда «Хәсрәтле солдат» һәйкәле дә куелган.

Алексей Песошин Казанның мактаулы гражданины — Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевны һәм Арча зиратында күмелгән башка легендар хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алды.

Алдарак «Татар-информ» бүген иртән Казанда Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы төстә совет солдаты монументын ачу турында язган иде. Тантанада Республика Хөкүмәте башлыгы да катнашты