Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңү көне уңаеннан Татарстан халкын видеоролик белән котлады

"Бөек Җиңү бәйрәме белән!" – дип язып элгән республика лидеры.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңү көне уңаеннан Татарстан халкын  Instagram аша видеоролик ярдәмендә котлады.

"Бөек Җиңү бәйрәме белән" – дип язган Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатенә.

Моңа кадәр Президент Җиңү көне белән котлап: "Киләчәктә дә Җиңү байрагы югарыда җилфердәсен, мәһабәт олуглыгы белән горурлык хисләре тудырсын!" – дип теләгән иде.