Татарстан Президенты Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар турында хәтер яңарты

Истәлекле урыннарга чәчәкләр китерүдә республика һәм шәһәр җитәкчелеге, яшь буын да катнашты

(Казан, 9 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Казанда Җиңү паркындагы Дан мемориалында Мәңгелек ут төбенә чәчәкләр кую тантанасы булды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, сугышта катнашып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Борис Кузнецов, ТР Ветераннар берлеге рәисе Әхәт Юлашев, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре, студентлар һәм укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары, гади казанлылар катнашты.

Дан мемориалында Мәңгелек утка чәчәкләр китерү тантанасында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады, һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң республика җитәкчелеге Аналар һәм тол хатыннар монументына юл тотты. Анда салмак музыка астында аналарга багышланган, аларга мәдхия булып яңгыраган шигырь укылды. Ак, кызыл чәчәкләрдән төзелгән композицияне Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев белән берлектә, монументка куйганнан соң, Ана һәйкәле каршында баш иеп торды.

Казанның 78 нче мәктәбендә белем алучы кадетларның Җиңү паркындагы тантанада катнашучыларының шактые бу көнне озакка истә калдырырлар, мөгаен. Диңгезче формасыннан булган кадетлар “Казан” су асты атом көймәсе фонында җитәкчелек белән фотосурәткә төште.

Бу минутларда тантана “Союз-2016 — Җиңү варислары” (“Союз-2016 − Наследники Победы”) проектында ктанашучыларның чыгышлары белән дәвам ителә. Иртәдән үк Җиңү паркына агылган халык Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгын, гадәттәгечә, җыр-биюләр белән, күтәренке кәефтә бәйрәм итә.

Паркта хәрби техника күргәзмәсе эшли. Төзекләндерүдән соң, Җиңү паркында “Т-34” легендар танкы урнаштырылган иде. Бәйрәм чарасына килүчеләр әлеге һәм башка хәрби техника янында фотосурәткә төшә. Сүз уңаеннан, паркта фотога төшү өчен махсус урыннар да билгеләнгән. Хәрби темага багышланган әйберләр, шарлар сату да оештырылган.