news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов чит илләр белән хәрби хезмәттәшлек турындагы утырышта катнашты

Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Чит илләр белән хәрби-техник хезмәттәшлек мәсьәләләре комиссиясе утырышында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды. Анда шулай ук оборона-сәнәгать комплексының кайбер предприятие башлыклары катнашты.

Россиянең башка илләр белән хәрби-техник өлкәдәге хезмәттәшлек уңышының нинди булуы сәнәгатьнең нәтиҗәле эшеннән тора, дип искәртте Путин. Ул кайбер төбәк башлыклары һәм оборона-сәнәгать комплексында эшләүче холдинг һәм предприятие вәкилләре белән сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100