^Мәдәният министрлыгының коллегия утырышы узды

^Мәдәният министрлыгының коллегия утырышы узды

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ТР мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы каршында эшләп килүче фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комиссия рәисе Рәзил Вәлиев, БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча хакимиятләр урынбасарлары, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директорлары, территориаль бүлекләр, мәдәният идарәләре рәисләре һ.б. катнашты.

Утырышның беренче өлешендә ТР мәдәният министрлыгының, шулай ук республика мәдәният һәм сәнгать оешмаларының 2004 елда башкарылган эшләренә йомгак ясап һәм агымдагы елга эш планнарын бәян итеп төп доклад белән министр Илдус Тарханов чыгыш ясады. Үз чыгышын ул мәдәният өлкәсендәге зур казанышлардан башлап җибәрде. «Соңгы ун ел эчендә мәдәниятебез югары үсеш алды. Бу үсеш тенденциясе Казанда гына түгел, республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә дә күзәтелә. Татарстан буйлап барлык төбәкләрдә дә мәдәният учаклары тергезелә, төзекләндерелә. Инде алар кулланышка тапшырылып, яхшы гына күрсәткечләр алып килә. Ләкин без моның белән генә чикләнеп калмаска тиеш, тагын да яңа үрләр яулау өчен бергәләп эшләргә, уртак фикер булдырырга кирәк», - дип белдерде министр үзенең чыгышында. И.Тарханов кадрлар мәсьәләсенә дә тукталып, аларны республикада калдыру өчен тырышырга кирәклеген дә әйтеп узды.

Утырышта ТРның Театрлар берлеге рәисе Ринат Таҗетдинов, республиканың сукыр балалар китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев, Сарман районы хакимияте башлыгы урынбасары Ринат Шәрәфетдинов, Түбән Кама районы хакимияте башлыгы урынбасары Илсөя Мезикова, шулай ук башкаларның еллык эшләргә кагылышлы чыгышлары тыңланды һәм тәкъдимнәре исәпкә алынды.

Соңыннан Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Сүзне ул республикада ирешелгән уңышлардан башлады. Башлыча, ул Татарстанның икътисад өлкәсендәге үсешен бәяләп үтте һәм әлеге казанышлар арасында мәдәниятнең дә өлеше югары булуын ассызыклады. «Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда мәдәният өлкәсендәге казанышлар югары. Һәм бу – мәдәният министрлыгының башка министрлыклар белән берлектә башкарган эше», - диде Рөстәм Миңнеханов. Премьер-министр башкарасы эшләрдән шулай ук китапханәләрне компьютерлаштыру, авыл мәдәният учакларын төзекләндерү һәм сафка бастыру, кадрлар белән эшне җайга салу һәм истәлекле урыннарны саклау мәсьәләләренә тукталды. Өстәвенә, ул мәдәнияткә дә спорттагы кебек эре компанияләр тарафыннан ярдәм күрсәтелсен иде, дип тә ассызыклады.

Утырышның икенче өлешендә «Авыл мәдәнияте өлкәсендә ирешелгән уңышлары өчен» дигән күчмә байракны тапшыру булды. 2003 елгы нәтиҗәләр буенча узган ел ул Лениногорск шәһәре һәм районы мәдәният идарәсенә бирелгән булган. Быел исә байрак 2004 елда мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен Түбән Кама шәһәре һәм районы мәдәният идарәсенә тапшырылды. Моннан тыш театр сәнгатенә керткән өлеше өчен К.Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисовка, музыка сәнгатендәге казанышлары өчен Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинга, Рус яшьләр театры артистлары Михаил Меркушин һәм Сергей Мосейкога Татарстанның халык артисты исеме, җырчы Резидә Шәрәфиевага ТРның атказанган артисты исеме бирелде. Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен «Казан» милли-мәдәни үзәгенең сәнгать бүлеге җитәкчесе Миләүшә Егорова «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исемгә лаек булды. Авыл мәдәнияте үсешенә керткән өлеше өчен ТР Премьер-министрының рәхмәт хаты Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы директоры Гөлнар Нигъмәтуллинага тапшырылды. Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе ТР Дәүләт Советы каршында эшләп килүче Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комиссия рәисе Рәзил Вәлиевкә тапшырылды.