Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарын формалаштыру тәртибен билгеләүче республика закон проектын әзерләү төгәлләнү алдында

Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарын формалаштыру тәртибен билгеләүче республика закон проектын әзерләү төгәлләнү алдында

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Ирина Ксенофонтова). Кичә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов уздырган киңәшмәдә яңадан оешкан муниципаль районнарның вәкиллекле органнарын төзү тәртибе турында республика законы проекты хакында фикер алышынды.

«Татар-информ» агентлыгына ТР юстиция министры Мидхәт Корманов белдергәнчә, «РФдә җирле үзидарәне оештыруның гомуми кагыйдәләре турында» 131нче санлы ФЗ нигезендә эшләнгән закон проекты 70 процентка әзер.

Әлеге документка ярашлы рәвештә, авыл җирлегенең һәм шәһәр округларының вәкиллекле органнарын халыкның турыдан-туры үз ихтыярын белдерү нигезендә сайлау тәкъдим ителә. Муниципаль районнарга килгәндә исә, туры сайлаулар белән беррәттән икенче вариант та тәкъдим ителә – авыл җирлегендәге вәкиллекле органнар депутатларын һәм башлыкларын районның вәкиллекле органнарына җибәрү. 31 мартка кадәр республика законының ахыргы проекты ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителергә һәм үз көченә керергә тиеш.