М.Шәймиев Казандагы шартлау нәтиҗәләрен кыска вакыт эчендә бетерү турында күрсәтмә бирде

Казанда торак йорт шартлау нәтиҗәләре кыска вакыт эчендә бетереләчәк, дип белдерде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Көнкүреш газы шартлау аркасында ишелгән дип фаразланган йорт урынында эшләр кыска вакыт эчендә бетереләчәк. Бу хакта бүген иртән һәлакәт урынына махсус килгән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белдерде.
Искәртеп үтәбез, Малая Печерская, 7 адресы буенча урнашкан йортның зыян күргән подъездындагы 12 фатирның 9ы бөтенләй юкка чыккан. 100 метр радиуста йортларда тәрәзә пыялалары коелып төшкән. Йортның 36 фатирыннан 70 кеше эвакуацияләнгән.
Журналистларга биргән интервьюсында Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта шәһәр хезмәтләре шартлау нәтиҗәсендә коелып төшкән тәрәзә пыялаларын куюны тәмамлый. “Без пыялалауны кичекмәстән башкарачакбыз дип килештек, - дип ассызыклады ул. – Әйберләрнең сакланышын тәэмин итү өчен җылы да бирәчәкбез. Асылда, анда төн кунарга да, яшәргә дә мөмкин булачак”.
Республика башлыгы шулай ук йортта 99 кешенең теркәлгән булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта аның сүзләренә караганда, хәзер зыян күрүчеләрнең санын билгеләве кыен, чөнки яңа ел бәйрәмнәре вакытында йортта яшәүчеләр кунакта булырга яки үзләре кунак кабул итәргә мөмкин. “Әлегә ике үлгән кеше ачыкланды. Әмма һәлак булучыларның саны моның белән генә чикләнмәс дип хәвефләнәм”, - дип белдерде М.Шәймиев. Хәзерге вакытта өч кешенең гомере өзелүе мәгълүм.
Һәлакәт уңаеннан Татарстан Президенты республика халкын газ һәм электр приборлары белән эш иткәндә сак булырга өндәде. Салкыннар аркасында хәзер алар күп кенә йортларда тулы көченә эшли.
“Сәбәбе ахыргача ачыкланмаган, әмма газ шартлаган булуга шик юк диярлек. Торгызырбыз, биредә сораулар булмаячак”, - дип ышандырды М.Шәймиев.