Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Вьетнам парламенты делегациясе башлыгы белән очрашачак
Вьетнам парламенты делегациясе вәкилләре Казанда Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йортында булырга планлаштыра.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанга Милли Җыелыш рәисе Нгуен Тхи Ким Нган җитәкчелегендә Вьетнам парламенты делегациясе килде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Татарстан Дәүләт Советында Фәрит Мөхәммәтшинның Нгуен Тхи Ким Нган белән очрашуы узачак.
«Нгуен Тхи Ким Нган ханым Татарстанга Россиягә рәсми сәфәре кысаларында килде. Сәфәр барышында ил җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган», — диелә хәбәрдә.

Сәфәр ике ил өчен дә зур әһәмияткә ия, чөнки парламентара мөнәсәбәтләрдә яңа этап ачыла. Аның юнәлешләре Россия-Вьетнам парламентара комиссиясенең беренче утырышында билгеләнәчәк.
Вьетнам парламенты делегациясе әгъзалары Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында булуны һәм Вьетнам җәмгыяте белән танышуны планлаштыра.

Иртәгә Вьетнам Милли Җыены рәисе Казан университетында лекция белән чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз