ТРның 10 районы халкы яңа формат телевидение тамашачылары була алачак

Рөстәм Миңнеханов Шәмәрдән авылында цифрлы телевидениены эшләтеп җибәрүдә катнашты

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында цифрлы телевидениены эшлтеп җибәрү тантанасында катнашты.
Шулай ук тантанада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, РТРС генераль директоры урынбсары Виктор Горегляд, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.
Кунаклар Шәмәрдәннең РТЦ эшчәнлеге белән таныштылар.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Горегляд цифрлы телевидениены эшләтеп җибәрделәр.
"Авыл халкын сыйфатлы телевидение белән тәэмин итү - мөһим мәсьәләләрнең берсе, - дип билгеләде ТР Президенты. - Мин кечкенә чакта телевизор начар күрсәтсә, дулкынга көйләнер өчен, антенналар урнаштырганыбызны хәтерлим. Шулай гына авыл халкы телетапшыруларны яхшы сыйфатта карый алды. Бүген заманча технологияләр ярдәмендә, авылда яшәүче кешеләрнең телевизорны яңа цифрлы форматта карау мөмкинлеге туды".
ТР Президенты бу проектны тормышка ашыруда РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының зур роль уйнавын әйтте. "Хәзер сез карый алачак яңа программалар сезгә бары тик яхшы хәбәрләр, шул исәптән, республикабыз уңышлары турында, алып килсен", - дип теләде Рөстәм Миңнеханов.