ТР Президенты Саба районында яңа күпфункцияле комплекс һәм ФАП ачты

Рөстәм Миңнеханов республиканың Саба районында Кече һәм Зур Кибәч авылларында булды

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба районы Кече Кибәч авылында күпфункцияле спорт-мәдәният комплексы ачты. Ул республика программасы буенча төзелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Ярты елда төзелгән бу ике катлы бинада 300 урынлы күпфункцияле зал, дәресләр өчен бүлмәләр, ФАП урнашкан.
Бүген Рөстәм Миңнеханов яңа ФАПта булды, балалар бию коллективының яшь вәкилләре белән аралашты, соңыннан комплексның ачылу тантанасында катнашты.
ТР Президенты республикада кече авыл җирлекләре мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен, авылны үстерү програмалары тормышка ашырылуын билгеләде.
"Бүген без Шәмәрдәндә цифрлы телевидение җибәрдек, ә сездә комплекс ачабыз. Хәзер сезнең телевидение, медицина пункты, спорт залы һәм клуб бар", - диде ул.
Бүләк буларак, Президент авыл җирлеге башлыгына җиһазлар алу өчен, сертификат тапшырды.
Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов авылларга карата игътибары өчен, ТР Президентына рәхмәтен белдерде.