ТР Президенты республиканың Балтач районында яңа социаль объектларны ачты

Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль районында ике авылда булды

(Балтач, 8 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эшлекле сәфәре барышында ике социаль объект ачылышында катнашты.
Бүген Алан авылында "Авыл клублары" республика программасы кысаларында төзелгән күпфункцияле үзәк ачылды. Объект мәдәният йортын, китапханәне һәм ФАПны бер түбә астына берләштергән. Җирлек башлыгы Сәйдәш Хакимов әйүенчә, бу авылда яшәгән 600 дән артык кеше яңа клуб төзелешен күптән көткән. Үзәк ярты елдан азрак вакыт эчендә иске клуб урынына төзелгән.
Тантаналы чарада чыгыш ясаганда, ТР Президенты Алан авылын яхшы белүен, яшьлегендә әтисе белән еш монда булуын әйтте.
Республика башлыгы бүләк буларак, үзәккә кирәкле җиһаз алу өчен, 150 мең сумлык сертификат тапшырды.
Соңыннан ТР Президенты Бөрбаш авылына барды. Монда гомумбелем бирү мәктәбенең яңа бинасы ачылды. Авылда 900гә якын кеше яши. Төзү эшләре 17 нче майда башланган. Яңа мәктәпнең бәясе 78 миллион сум тәшкил иткән.
ТР Президенты яңа мәктәпнең бүлмәләрен, спорт залны, ашханәне карады, укучылар белән аралашты.
ТР Президенты мәктәпкә бүләк сыйфатында интерактив комплекс алырга сертификат тапшырды.