Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Безнең полиция яхшы матди базага ия булырга тиеш
Татарстан Республикасы Президенты Казанда “Сафиуллин” 9нчы полиция бүлеге бинасы ачылышында катнашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Казанда бүген Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан идарәсенең “Сафиуллин” 9нчы полиция бүлегенең яңа бинасы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов полиция бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Алексей Ершовка ТР “Фидакарь хезмәте өчен” медален һәм «Форд Фокус» яңа эш автомобиле ачкычын тапшырды. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин “Сафиуллин” 9нчы полиция бүлегенең участок вәкаләтлеләре җитәкчесе урынбасары Николай Петуховка «Нива» автомобиле ачкычын бирде.

Тантаналы чарадан соң кунаклар полиция бүлегенең яңа бинасына керделәр. Рөстәм Миңнеханов полиция бүлеге бүлмәләрен карады.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз