Татарстан Президенты: Мәктәпләрне саклауга өстәмә акча бүленеп биреләчәк

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, балалар һәм яшүсмерләрнең үз-үзен тәртипсез тоту очраклары психологик хезмәтләр эшен ныгытуны таләп итә.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Белем бирү оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мөһим мәсьәлә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында мәктәпләрне саклауга өстәмә акча бүлеп биреләчәген әйтте.

Президент Казан һәм Пермьдәге фаҗигале вакыйгалар һәр ата-ананың йөрәгенә борчу салганын ассызыклады. «Безнең тарафтан мәктәп биналарының физик сакланышына өстәмә чаралар бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Объектларны террорчылыктан яклау стандартларын гамәлгә кертү буенча профильле федераль органнар белән эшне уйларга кирәк», — диде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, балалар һәм яшүсмерләрнең үз-үзен тәртипсез тоту очраклары психологик хезмәтләр эшен ныгытуны таләп итә. «Укытучылардан һәм укучылардан килгән барлык сигналларга оператив карарга кирәк, яшүсмерләр җинаятьчелегендә профилактика белән актив шөгыльләнү зарур», — дип белдерде.