Президент мәгариф тармагын кадрлар белән тәэмин итүгә игътибарны көчәйтергә кушты

«Ел саен чыгарыла торган 4 мең яшь белгечнең өчтән бере генә балалар бакчалары һәм мәктәпләргә бара. Соңгы өч елда 600 гә якын яшь укытучы мәгариф системасыннан өч ел да эшләмичә киткән», — диде Президент.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында мәгариф тармагында кадрлар кытлыгы проблемасына тукталды.

«Ел саен чыгарыла торган 4 мең яшь белгечнең өчтән бере генә балалар бакчалары һәм мәктәпләргә бара. Соңгы өч елда 600 гә якын яшь укытучы мәгариф системасыннан өч ел да эшләмичә киткән», — диде Президент.

«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгын, муниципаль берәмлек башлыкларын мәктәпләрне педагогик кадрлар белән тәэмин итү һәм яшь белгечләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсен контрольгә алуын сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.