Президент: Финанс пирамидаларында алдануны кисәтү өчен халыкның белемен арттыру кирәк

«Хокук саклау органнарына алдан күреп эшләү кирәк, профилактик чаралар уздыру мәсьәләсендә катгый позициядә булу һәм финанс пирамидаларын эшчәнлекләренең башлангыч этабында ук туктату кирәк», — диде.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, финанс пирамидаларында алдануга чик кую өчен, халыкның белемен арттыру кирәклеген әйтте.

«Быел безнең гражданнарның шактый өлеше төрле финанс пирамидаларында акчаларын югалтты. Моның сәбәбе - халыкның финанс белеменең түбән дәрәҗәсе. Хөкүмәткә, тиешле федераль структуралар белән һәм „Татмедиа“ агентлыгы белән берлектә, гражданнар белемен арттыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруны йөклим», — диде Президент.

Ул, шулай ук, мошенниклардан саклану алымнары турында хәбәрдарлыкны арттыру кирәклеген әйтте. «Хокук саклау органнарына алдан күреп эшләү кирәк, профилактик чаралар уздыру мәсьәләсендә катгый позициядә булу һәм финанс пирамидаларын эшчәнлекләренең башлангыч этабында ук туктату кирәк», — диде.