Миңнеханов: Яшьләрнең киләчәктә Татарстанда калулары буенча эш алып бару мөһим

Аның әйтүенчә, республика районнарында шартлар булдыру алга таба да дәвам ителәчәк.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты фикеренчә, республика яшьләре үзләрен актив күрсәтә. Алар максатларын туган якларында тормышка ашыра алсын өчен алар белән эш алып бару мөһим.

«Татарстанда һәр яшь кеше үзен күрсәтә һәм үз потенциалын тормышка ашыра ала. Бу эштә „Сәләт“, „Йолдызлык“, „Безнең заман“, Студентлар лигасы юнәлешләрен билгеләп үтәр идем. Иҗтимагый берләшмәләр алга таба да ярдәм алыр иде», — диде ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында.

Аның әйтүенчә, 2 ел эчендә балалар лагерьләрен яңарту буенча зур эш башкарылган, 23 объект тәртипкә китерелгән. «Быел гына да бездә 150 меңнән артык бала ял итте. Бу эшне дәвам итү кирәк», — диде ул.

«Республика районнарында шартлар булдыру белән беррәттән, киләсе елда Кырымда „Сәләт“ мәйданчыгы ачылачак, балалар клублары, яшьләр үзәкләре, шулай ук креатив киңлекләр реконструкцияләнәчәк», — диде Президент.

Мисал итеп ул «Урам» экстрим-паркын китерде. «Төрле мәйданчыкларны бер урында туплау һәм инфраструктураның сыйфаты буенча бу уникаль комплекс булып тора», — диде ул.