Миңнеханов: Татарстан журналистларының фейк яңалыкларга каршы торуда роле зур

«Журналистларның профессиональлеге һәм гражданлык позициясе мөһим», — диде ТР Президенты.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты республика журналистларының дөрес булмаган һәм фейк яңалыкларга каршы торуда рольләре зур.

«Гражданлык җәмгыятенең иң мөһим институты — массакүләм мәгълүмат чаралары. Журналистларның профессиональлеге һәм гражданлык позициясе мөһим. Аларның тәэсире редакция сәясәтенә билгеле бер йогынты ясарга тиеш», — диде ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында.

Президент «Татмедиа» агентлыгына Журналистлар берлеге белән берлектә әлеге мәсьәләләрдә активлык күрсәтергә кирәклеген әйтте.