Рөстәм Миңнеханов Чаллыда машина төзелеше тармагы алдынгыларын бүләкләячәк

Татарстан Президенты 20дән артык бүләк тапшырачак.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Машина төзүчеләр көне белән котлау өчен Чаллыга барачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Президент машина төзүчеләрне һәм ветераннарны тәбрик итәчәк. Рөстәм Миңнеханов әлеге тармакның алдынгыларына һәм машина төзелеше предприятиеләрендә хезмәт куючы гади эшчеләргә егермедән артык бүләк тапшырыр дип көтелә», - диде спикер.

Бүләкләр тапшырыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов ачык һавада оештырылган машина төзелеше тармагы казанышлары күргәзмәсе белән танышачак.

Россиядә Машина төзүчеләр көнен сентябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр. Быел бәйрәм 27 сентябрьгә туры килде.

Бүген исә Миңнеханов һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләячәк.