Кремльдә Хәнифовның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп билгеләнүен шәрехләделәр

Министрлыкларга яңа кешеләр килүен исәпкә алып, алар урынбасарларның үз пулын формалаштырачак һәм якын арада аларны тәкъдим итәчәк.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Фәрит Хәнифовның төзелеш тармагы һәм проект эшчәнлегендәге тәҗрибәсе Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифасында файдалы булачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Аның төзелеш тармагында шактый җитди тәҗрибәсе бар. Белгәнегезчә, бездә Транспорт кына түгел, ә юл хуҗалыгы министрлыгы да. Биредә Хәнифовның әле Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында эшләгәнче үк тупланган проект эшчәнлеге тәҗрибәсенең кирәге чыгачак. Президент әлеге тәҗрибә яңа министрлыкта файдалы булыр дип саный», - диде спикер.

Бу атнада Татарстан Президенты республика башкарма хакимиятенең идарә итүче составы белән очрашу үткәрде. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, шулай ук транспорт һәм юл хуҗалыгы министрларыннан кала барысы да үз урынбасарларын тәкъдим итте.

«Министрлыкларга яңа кешеләр килүен исәпкә алып, алар урынбасарларның үз пулын формалаштырачак һәм якын арада аларны тәкъдим итәчәк», - дип өстәде Галимова.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының элеккеге башлыгы Фәрит Хәнифов 5 октябрьдә республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп билгеләнде. Моңа кадәр Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсен җитәкләгән Марат Айзатуллин исә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры кәнәфиен биләде.