ТР Президенты республика халкына сайлаулар уңаеннан мөрәҗәгать итте

Рөстәм Миңнеханов сайлаучыларга мөрәҗәгать итте

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 елның 10 октябрендә җирле үзидарә вәкиллекле органнары сайлаулары уңаенан сайлаучыларга мөрәҗәгать итте.
Хөрмәтле татарстанлылар!
10 октябрьдә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә 8 меңгә якын депутат сайларга кирәк булачак.
Муниципаль сайлаулар ил һәм республика кризисның тискәре нәтиҗәләрен уңышлы җиңгән чорда уза. Без “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексы кебек киң колачлы проектларны гамәлгә ашырабыз, бөтендәнья Универсиадасына актив әзерлек алып барабыз, Мәгариф үсеше стратегиясен гамәлгә ашырабыз, рухи һәм мәдәни мирасны арттырырга омтылабыз.
Муниципаль дәрәҗәдә күп эшләр башкарыла. Бу авылларга ярдәм итү, торак төзелеше, юллар салу, торак пунктларын төзекләндерү һ.б.
Узган биш ел җирле үзидарә эшенең яңа принципларын үзләштерү чоры булды. Бу аның мөстәкыйльлегендә һәм вәкаләтләрне киңәйтүендә чагылды.
Бу сайлау кампаниясенең үзенчәлеге сәяси партияләрнең роле зураюда чагыла. Аларның эшендә җирле үзидарә вәкиллекле органнары эшендә катнашуы җәмәгатьчелек тормышында демократик башлангыч үсешенә мөмкинлек бирәчәк.
Без яшьләрнең активлыгына һәм инициатива күрсәтүенә өметләнәбез.
Сайлаулар оештырылган төстә һәм актив узачагына ышанам. Муниципаль хакимият җәмгыятьнең бөтен сәяси системасының әһәмиятле таянычы булып тора, чөнки ул халыкка, аларның ихтыяҗларына якынрак. Шулай булгач депутатлар лаеклы, югары миссияләрен аңлаучы кешеләр булырга тиеш.
Хөрмәтле сайлаучылар! Сезгә зирәк һәм җаваплы сайлау теләргә рөхсәт итегез. Сезнең йортыгызда тынычлык һәм иминлек булсын.


ТР Президенты  Рөстәм Миңнеханов