М.Шәймиев:“Бөртеклеләрдән 5-6 млн.т тулай җыем алу республика өчен нормага әйләнергә тиеш

Бүген “Корстон”да 2009 ел урагы батырларын хөрмәтләделәр
(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу якшәмбедә илебезнең авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге мөһим дата уңаеннан бүген “Корстон” үзәгендә ТР Президенты исеменнән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен тантаналы кабул итү оештырылды. Табын түренә 2009 ел урагы батырлары чакырылган иде. Тантаналы шартларда узган бу очрашуда фидакарьләрне хөрмәтләү белән бергә, быелгы авыл хуҗалыгы елына нәтиҗәләр ясалып, тармакның киләчәккә перспективалары хакында да сүз булды.

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә дип җырлана. Бу ел республика игенчеләрен уңганлыкта шактый сынады. Президент Минтимер Шәймиев билгеләп узуынча, быел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә финанс тотрыксызлыгы һәм корылык шартларында эшләргә туры килде. Ләкин аларның осталыгы, түземлеге һәм хезмәте барысын да җиңә алды. Шушындый авыр шартларда да Татарстан аграрийлары бөртеклеләрдән 4 млн. 700 мең тонна уңыш җыеп алуга иреште. Бер гектардан уртача 28,8 центнер уңыш чыкты. “Үзгәртеп кору еллларына кадәр иң уңайлы һава шартлары булганда да без моның кадәр уңыш алмадык”, - дип искәртте Президент. Минтимер Шәймиев быелгы шартларда шушындый уңыш алуга ирешүне җитәкчеләр, галимнәр, белгечләр, тармак хезмәтчәннәрнең зур җиңүе буларак бәяләде.

Быел, республика тарихында тәүге тапкыр, уракны оптималь вакытта- август аенда төгәлләүгә ирешелде. Мөмкин булган югалтуларны шул рәвешле дә киметүгә ирешелгән. Минтимер Шәймиев фикеренчә, монда механизаторларның, комбайнчыларның, фидакарь хезмәте белән уракка үз өлешен керткән барлык хезмәткәрләрнең өлеше зур. Президент республикада эшне нәтиҗәле оештыра белүче булдыклы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре булуга сөенүен белдерде. Сөрү җирләренкең уңыш бирүчәлеген елдан-ел арттыручы җитәкчеләрне Президент аерым атап үтте. Алар арасында Актаныш районы “Тамыр” җәмгыятеннән Ильяс Мирзаянов, Балтач районы “Татарстан” ҖЧҖ нән Рамиль Нотфуллин, Кукмара районы Вахитов исемендәге кооперативтан Нәфыйк Хөсәенов, “Кызыл Шәрык-Агро” ҖЧҖ нән Владимир Панков һ.б. бар. “Аларның югары оештыру, кешеләр белән уртак тел табу сәләте иң кыен шартларда да лаеклы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә”, дип ассызыклады республика башлыгы.

Республика караваеның зурлыгын билгеләүдә инвесторларның да өлеше зур. Мәсәлән, “Вамин-Татарстан”, “Алтын Башак” ХК” җәмгыятьләре бөртеклеләрнең тулай җыемын 500 меңәр тоннага җиткергән, “Кызыл Шәрык-Агро” кырларыннан 300 мең тоннадан артык, “Агросила групп” кырларыннан 250 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынган. Гектарыннан 45,7 центнер уңыш алып, “Кызыл Шәрык-Агро” иң югары күрсәткечне биргән. Президент Авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек министрлыгының, инвесторларның җир эшкәртү буенча күрә торган чараларының үзен аклавын искәртте.

“Тырышкан табар, ташка кадак кагар, ди борынгылар. Бу мәкаль республиканың корылыктан зур зыян күргән көньяк-көнчыгышында үзен ачык күрсәтте”, -ди Президент. Ул шул шартларда фидакарь хезмәт күрсәткән Актаныш районы игенчеләрен үрнәк итеп китерде. Алар моңа соңгы елларда актив кертелгән югары технологияләр исәбенә ирешкән. Актанышлылар быел 181 мең тонна бөртеклеләр уңышын җыюга иреште. Бу-рекордлы 1997 елда алынган уңыштан да югары. Корылык шартларында бөртеклеләрдән 170 мең тонна уңыш алган Минзәлә районы игенчеләре дә зур алгарыш ясаган. Алар 10 ел элек булган корылыктагы уңыш күрсәткечен 3 тапкырга арттыруга ирешкән. Президент корылыкның нәкъ үзәгенә туры килгән Нурлат районын аерым билгеләп узды. Алар быел да үзләре алган планканы төшермичә, гектарыннан 33, 5 ц уңыш алуга ирешкән. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 143 мең тонна тәшкил иткән Нурлат урып-җыюның тәмамлануы турында беренче булып рапорт биргән. Президент белдергәнчә, уракның үз вакытында тәмалануы аларга, шул рәвешле, катлаулы шартларда да югалтуларны киметергә мөмкинлек биргән. Балтач, Әтнә, Саба, Питрәч районнары исә, традициягә тугры калып, югары культуралы игенчелек исәбенә ашлык җыю буенча узган елгы күрсәткечне саклап калган. Ә иң зур күрсәткечләр Буа һәм Арчада. Әлеге район игенчеләре 226 меңешәр тоннадан артык ашлык җыеп алган. Алар өчен инде 200 мең чиген узу традициягә әйләнеп бара. Нәтиҗәле хезмәт күрсәтүчеләрнең барысына да рәхмәт сүзләрен ирештерде Президент.

Ләкин сөенеч белән көенеч янәшә йөри. Барлык районнар да корылык шартларында уңай нәтиҗә күрсәтә алмаган. Азнакай,Түбән Кама, Сарман районнары әнә шундыйлардан. “Һава шартларын сайлап алмыйлар. Алар төрлечә булырга мөмкин. Тәҗрибә күрсәткәнчә, республиканың көньяк-көнчыгышы башка зоналарына караганда корылыкка ныграк бирешә. Моңа каршы тору факторларын тагын да системалырак итү, җир эшкәртүнең технологияләрен камилләштерергә кирәк”, -ди Президент. Аның белдерүенчә шундый чараларның берсе агрономик “юрган” дип атала. Монда сүз уҗым культуралары мәйданын киңәйтү, көзге-кышкы чорда дымны күпләп җыю, ашламаларны нәтиҗәле куллану турында бара. Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, бөртеклеләрдән ел саен 5-6 млн. тонна тулай җыем алу республика өчен нормага әйләнергә тиеш.