news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев үз видеоблогын ачты

Беренче видеомөрәҗәгать дөнья сәясәте мәсьәләләренә багышланган.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Кичә Дмитрий Медведев 8 октябрьдә Эвианда дөнья сәясәте мәсьәләләре буенча конференциядә ясаячак чыгышы турында www.kremlin.ru.
рәсми сайтында урнаштырылган махсус видеомөрәҗәгатьтә сөйләде.

Бу - “Видеоблог” бүлегендәге тәүге язма. Анда дәүләт башлыгының сайтка керүчеләргә мөрәҗәгатьләре урнаштырылачак, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot