Миңнеханов һәм Москалькова балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре хакында сөйләште

Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казанга эш сәфәре белән килде.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның һәрвакытта да хезмәттәшлеккә ачык булуын һәм үзара тәҗрибә алмашуга йөз тотуын искәртте. Кеше хокуклары белән бәйле мәсьәләләр республикада даими контрольдә тотыла, диде Президент. 2013 елдан Татарстан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил - «Халык контроле» системасының модераторы. Әлеге система мәгълүмат җыюда һәм гражданнарны борчыган проблемаларны хәл итүдә иң нәтиҗәле интернет-ресурсларның берсе санала.

Яклар шулай ук кайбер темалар, шул исәптән балаларның җәйге ялын оештыру, сәламәтләндерү лагерьларын капиталь төзекләндерү, яңа уку елының Роспотребнадзорның барлык кагыйдәләрен үтәп гадәти форматта башлануы хакында фикер алышты.

  • Татьяна Москалькова Татарстан башкаласына эш сәфәре белән килде. 7 сентябрьдә ул КФУ студентлары каршында лекция белән чыгыш ясады, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының барлыкка килү тарихы һәм илнең хокук яклау системасында аның урыны хакында сөйләде. ТР Иҗтимагый палатасында шулай ук Татьяна Москалькова катнашында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 20 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.