Без бергә эшләргә өйрәндек: Миңнеханов Татарстан Предприятиеләр ассоциациясен котлады

ТР Президенты сәнәгать өлкәсенең алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясен 30 еллык юбилее белән тәбрик итеп, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Бүгенге көндә ассоциация үзен республика җитәкчелеге һәм безнең предприятиеләр өчен абруйлы мәйданчык буларак күрсәтте. Биредә үзара тәҗрибә уртаклашалар һәм уртак карарлар кабул итәләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул агымдагы елның Татарстан икътисады өчен катлаулы булуын, әмма республиканың яңа шартларда эшләргә өйрәнүен билгеләп үтте. «Безгә ассоциация белән бергәләп узган чорга бәя бирергә, күрелгән чараларның нәтиҗәлелегенә анализ ясарга һәм киләчәктә тиз арада карар кабул итүгә әзер булырга кирәк», - дип ачыклык кертте Миңнеханов.

Татарстан Президенты катлаулы эпидемиологик һәм икътисади шартларда хезмәт коллективларын саклап калганнары, кешеләрне күпләп эштән җибәрүгә һәм предприятиеләрдә авыруның кисәк таралуына юл куймаганнары өчен предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Чарада катнашучылар 2017-2019 елларда башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар хакында фикер алышты.

ТР Президенты шулай ук сәнәгать өлкәсенең алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. «ПОЗИС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденына лаек булды.

Казанның «Электроприбор» заводы генераль директоры Павел Шацкихка «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале тапшырылды.

ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев һәм ассоциациянең мактаулы әгъзалары «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

«Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы» АҖ генераль директоры Евгений Жирков «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Татарстан. XXI гасыр җитәкчеләре» фонды коллективына Татарстан Республика Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.