news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов СМП банкы җитәкчелеге белән Татарстанда офис ачу турында фикер алышты

Республикада кредит оешмасының бүлекчәсен 2021 ел башында ачарга планлаштыралар.

Миңнеханов СМП банкы җитәкчелеге белән Татарстанда офис ачу турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов СМП («Төньяк диңгез юлы») банкы җитәкчелеге белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре, шул исәптән кредит оешмасының республика территориясендә офис ачу планнары турында фикер алышты.   

ТР Президенты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, төбәк Хөкүмәте Йортында узган очрашуда заманча банк технологияләрен кертү һәм банк инфраструктурасын үстерү турында сүз барды.

Кредит оешмасы матбугат хезмәте Рөстәм Миңнеханов игътибарына банкның Татарстан финанс базарына чыгу планы тәкъдим ителгәнлеген әйтте. Флагман офисын Казанда урнаштыру күздә тотыла.

Бүлекчәне ачу 2021 ел башына планлаштырылган. Анда барлык төр хезмәтләр дә күрсәтеләчәк: кредит бирү, кече һәм урта бизнес компанияләренә хезмәт күрсәтү, шулай ук, ипотеканы да кертеп, ваклап кредитлар бирү.

Моннан тыш, әңгәмәдә катнашучылар илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда, шулай ук Татарстанның сәнәгать комплексы үсешенә ярдәм итү буенча алга таба хезмәттәшлек механизмнары турында фикер алышты.

Кредит оешмасы делегациясенә, аерым алганда, СМП банкы президенты – идарә рәисе Александр Левковский һәм банкның Татарстан офисының булачак җитәкчесе Рамил Кашапов керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100