Р.Миңнеханов Бөтендөнья икътисади форумының Россия һәм БДБ юнәлешләре буенча җитәкчесе А.Әбүбәкерова белән очрашты

А.Әбүбәкерова Бөтендөнья икътисади форумының Россия һәм аның аеруча үсештәге төбәкләре белән алга таба хезмәттәшлек сценариен тәкъдим итте

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Бөтендөнья икътисади форумының Россия һәм БДБ юнәлешләре буенча җитәкчесе Анастасия Әбүбәкерова белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан Премьер-министр урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. катнашты.
Анастасия Әбүбәкерова Рөстәм Миңнехановка Бөтендөнья икътисади форумына нигез салучы һәм аның президенты Клаус Швабның сәламләвен ирештерде, җәйге Универсиаданы уңышлы уздыруларын теләде.
Ул чыгышында Бөтендөнья икътисади форумының Россия һәм аның аеруча үсештәге төбәкләре белән алга таба хезмәттәшлек сценариен кыскача гына тәкъдим итеп узды. Аның сүзләренә караганда, Бөтендөнья икътисади форумы быел Россия төбәкләре белән тирәнтен хезмәттәшлек алып барырга, аларның икътисадын тирәнтен өйрәнергә тәкъдим итә. Шул исәптән “Лидер төбәкләр мисалында илкүләм икътисади модель төзелеше” дигән теманы да.
Анастасия Әбүбәкерова сүзләренә караганда, экспертлар төбәкләрнең аерым юнәлешләр буенча тәҗрибәсен, үз чиратында, аның төбәкләрнең икътисади үсешенә йогынтысын өйрәнәчәк. Аерым алганда, инвесторларга бизнесын алып бару өчен, бизнес ачу өчен тудырылган шартларга, инвесторлар белән аралашу практикасына һ.б. бәя биреләчәк. Бөтендөнья икътисади форумы экспертлары Татарстан, Ульяновск, Ростов өлкәләре һ.б.төбәкләрне өйрәнәчәк.
“Аерым төбәкләрнең уңыш тарихына игътибар юнәлтергә, аларда алып барылган эшчәнлекне өйрәнергә телибез”, - ди Анастасия Әбүбәкерова. Аның сүзләренә караганда, моның төп идеясе - икътисадлар үсешенең иң яхшы мисалларының чит илләрдә генә түгел, ил эчендә була алуын да күрсәтү.
Төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнүнең беренче нәтиҗәләре октябрь аенда Мәскәүдә узачак чарада фикер алышуга чыгарылачак. Ахыргы хисап Давоста Бөтендөнья икътисади форумы барган көннәрдә тәкъдим ителәчәк.
Бүген Казанга сәфәрләре барышында Бөтендөнья икътисади форумы вәкилләре республика министрлыкларында очрашулар уздырачак, IТ-паркта булачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.