Р.Миңнеханов: “ТР "Иокогава Электрик Корпорэйшн" белән мөнәсәбәтләрне үстерү кызыксындыра"

Татарстан белән "Иокогава Электрик Корпорэйшн" компаниясе арасында партнерлык мөнәсәбәтләре җайга салынды, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов
(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы "Иокогава Электрик Корпорэйшн" белән мөнәсәбәтләрне киләчәктә үстерү белән кызыксына. Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Иокогава Электрик Корпорэйшн" компаниясенең башкаручы вице-президенты Теруйоши Минаки белән очрашуда белдерде.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләде һәм Татарстан белән "Иокогава Электрик Корпорэйшн" компаниясе арасында партнерлык мөнәсәбәтләре җайга салынды, дип билгеләп үтте. 2008 елның ноябрь аенда “Идея ” инновацион технопаркы базасында "Иокогава Электрик СНГ" компаниясе филиалының техник үзәге ачылды, дип искәртте ул. Бүген биредә техник белгечләр, студентлар белем ала, инженерлар квалификацияләрен күтәрә.
Хезмәттәшлек итү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру вакытында Татарстан белән "Иокогава" компаниясе арасындагы мөнәсәбәтләр үсеш алды, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук иң зур һәм җитди уртак проектларның берсе - "ТАНЕКО" проекты (Түбән Кама), дип белдерде.
Татарстан Президенты компания җитәкчелегенә инвестицияләр кертү, үз продукцияләрен Россия Федерациясе территориясенә кертү һәм "Иокогава Электрик Корпорэйшн" продукциясен кулланучыларга тагын да якынрак булу өчен “Алабуга” махсус икътисади зонасына игътибар итәргә тәкъдим итте.
Бүгенге көндә Татарстан "Иокогава Электрик Корпорэйшн" компаниясенең республика предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итүе белән кызыксына, диде Рөстәм Миңнеханов.
"Иокогава Электрик Корпорэйшн" компаниясе директоры һәм башкаручы вице-президенты Теруйоши Минаки Татарстан җитәкчелегенә бизнесны оештыру, компания белән республика предприятиеләре арасында мөнәсәбәтләрне үстерү өчен шартлар булдыруына рәхмәт белдерде. 2010 елның ноябрендә "Иокогава Электрик Корпорэйшн" компаниясе президентының Россиягә визиты планлаштырыла һәм ул Татарстанга да килергә ниятли, диде ул. Теруйоши Минаки фикеренчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу Татарстан һәм "Иокогава Электрик Корпорэйшн" арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда чираттагы адым булырга мөмкин һәм эшлекле элемтәләрне яңа, тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
"ТАНЕКО" проекты кысаларындагы хезмәттәшлеккә килгәндә, "Иокогава Электрик Корпорэйшн" компаниясе ягыннан барысы да тиешле срокта һәм план буенча эшләнәчәк, дип ышандырды ТР Президентын Теруйоши Минаки. Компания заказчыга якын булу һәм мәсьәләне оператив хәл итү өчен Түбән Камада офис ачкан, квалификацияле хезмәткәрләрне эшкә алган.
Теруйоши Минаки шулай ук “Идея ” инновацион технопаркы базасында "Иокогава Электрик СНГ" компаниясе филиалының техник үзәге компания эшчәнлегенең җитди юнәлешләренең берсе дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, компания 2011 елда Казанда "Иокогава Электрик Корпорэйшн" тагын бер үзәк ачарга планлаштыра, аның нигезендә республиканың техник вузлары белән хезмәттәшлек итү каралган.
Теруйоши Минаки Рөстәм Миңнехановка “Алабуга” махсус икътисади зонасына булуын белдерде һәм резидент компанияләр өчен шартларны, потенциаль инвестицияләү мөмкинлекләрен уңай бәяләде. Ул шулай ук ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев белән очрашуын да искәртте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Иокогава Электрик Корпорэйшн" компаниясенең профессиональлеген югары бәяләде һәм тагын бер тапкыр республиканың компания тҗәрибәсен, технологияләрен, заманча җиһазларын файдалану белән кызыксынуын ассызыклады, дип хәбәр итә ТР Президентның матбугат хезмәте.