Рәисә Сахиева ТР Конституция суды рәисе урынбасары итеп сайланды

Рәисә Сахиева депутатларга үзенә күрсәткән ышаныч өчен рәхмәт белдерде
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары Рәисә Сахиева ТР Конституция суды рәисе урынбасары итеп сайланды. Билгеле булганча, ул бүген парламент утырышында башта ТР Конституция суды судьяларының берсе итеп сайланган иде. Хәзерге вакытта ТР Конституция судын Виктор Демидов җитәкли.
Рәисә Сахиева депутатларга үзенә күрсәткән ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм яңа вазыйфада ТР Дәүләт Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты белән актив хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәген белдерде. Ул ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде.