ТР Дәүләт Киңәшчесе Орел өлкәсе губернаторы белән очрашты

Минтимер Шәймиев Вадим Потомскийга “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проекты турында сөйләде

  (Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Орел өлкәсе губернаторы Вадим Потомский белән очрашты.

Очрашуда, шулай ук, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Орел өлкәсе вице-губернаторы Бекхан Оздоев катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Минтимер Шәймиев кунакны “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” федераль дәрәҗәдәге проект һәм “Яңарыш” фондының бишьеллык эшчәнлеге белән таныштырды.

Вадим Потомский, үз чиратында, Орел өлкәсенең истәлекле һәм тарихи объектлары турында сөйләде. Казанга сәфәр кылуның максаты Татарстан Республикасы белән Орел өлкәсе арасындагы хезмәттәшлекне активлаштыру һәм киңәйтү, шул исәптән мәдәни мирасны саклауда да, дип билгеләп үтте ул.