Татарстанда суперкомпьютер үзәге төзеләчәк

Бүген Казан Кремлендә суперкомпьютер технологияләренең үсеш перспективалары хакында фикер алышынды
(Казан, 8 июнь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни–тикшеренү институтының Россия федераль атом–төш үзәге директоры Валентин Костюков белән очрашты. Очрашуда суперкомпьютер технологияләренең үсеш перспективалары хакында фикер алышынды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге президиумы рәисе Олег Синяшин катнашты.
“Без уртак проектлар хакында фикер алышырга әзер, – дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев кунакларга, Кремльдәге очрашуны ачып. – “Росатом” белән безнең мөнәсәбәтләр һәрвакыт яхшы булды”.
Фәнни үзәк делегациясе республика җитәкчеләренә хәзерге вакытта әзерләнә торган федераль максатчан программада Татарстанның катнашу перспективаларын тәкъдим итте. Әлеге программа Россия суперкомпьютер технологияләренең үсеше һәм аларны сәнәгать тармакларында куллануга юнәлдерелгән. Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни–тикшеренү институтының Россия федераль атом–төш үзәге программаны гамәлгә ашыру буенча төп оешма санала.
Очрашу тәмамлангач Россия федераль атом–төш үзәге директоры Валентин Костюков журналистларга аның нечкәлекләре хакында сөйләде.
“Суперкомпьютер технологияләре мәсьәләләренә Россия җитәкчелеге, шул исәптән РФ Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә ул –XXI гасырда хезмәт җитештерүчәнлегенең кискен артуы белән бәйле төп технологик корал”, – дип белдерде В.Костюков.
“Без Минтимер Шәймиевкә бу юнәлештә “Росатом” алып бара торган һәм алып барырга ниятләгән эшләрнең бөтен комплексын тәкъдим иттек. Бу эшләр федерация субъектларында сәнәгать, фән һәм мәгариф тармакларын үстерүгә юнәлдерелгән”, – дип хәбәр итте Валентин Костюков.
Россия федераль атом–төш үзәге директоры фикеренчә, Татарстанда сәнәгатькә, беренче чиратта, нефть химиясе, автомобиль төзелеше, авиатөзелеш, фән һәм мәгариф тармакларына суперкомпьютер технологияләрен кертү өчен барлык шартлар да бар.
“Минтимер Шәймиев Хөкүмәт Рәисенә тиешле күрсәтмә бирде, үз чиратыбызда, без Татарстанны суперкомпьютер технологияләрен үстерү үзәкләреннән берсе буларак федераль максатчан программага кертәчәкбез”, – дип ассызыклады В.Костюков.
Валентин Костюковның сүзләренә караганда, суперкомпьютер үзәкләре системасын булдыруның планлаштырылган вакыты – 2009 елдан алып 2020 елга кадәр. “РФ үзәкләрендә берничә үзәк булачак, һәм бүген безгә Минтимер Шәймиев Казанда академик институтлар, югары уку йортлары, сәнәгатьнең әйдәп баручы тармаклары предприятиеләре базасында шундый үзәкләрнең берсен төзүгә ризалык бирде”, – диде Россия федераль атом–төш үзәге директоры.
“Дөньяда суперкомпьютер технологияләр үсешенә дәүләт тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә, – дип ассызыклады В.Костюков. – Финанс ягыннан Россия Хөкүмәте ярдәм итәчәк, шулай ук предприятие акчалары да җәлеп ителәчәк. Инде июнь аенда ук әлеге программага акча бүлеп бирү турында федераль Хөкүмәт дәрәҗәсендә билгеле бер карар кабул ителер дип уйлыйм”.
Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге президиумы рәисе Олег Синяшин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан башкаласында 2 суперкомпьютер (Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге һәм Туполев исемендәге КДТУда) бар. Аларның җитештерүчәнлеге 2 терафлопстан артып китә. Казанда шулай ук мондый машиналар белән эшли һәм аларның потенциалын файдалана белүче кадрлар да бар.
Олег Синяшинның сүзләренә караганда, суперкомпьютер үзәген төзү республика сәнәгатенең төрле тармакларындагы бурычларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. “Өстәвенә, бурычлар программа кысаларында төзелүче Россия җиһазлары һәм компьютерларында гамәлгә ашырылачак”, – дип ассызыклады ул.