Валерий Зорькин: “ТР Конституция Суды, Россия субъектлары мәйданында ныклы хокукый позицияләргә иреште”

Валерий Зорькин: “ТР Конституция Суды, Россия субъектлары мәйданында ныклы хокукый позицияләргә иреште”

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе Валерий Зорькин белән очрашты.

Очрашуда ТР ягыннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Конститутия Суды Рәисе Виктор Демидов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәйсә Сәхиева, ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, РФ Конституция Суды судьясы Борис Эбзеев, Россия Федерациясе Президентының РФ Конститутия Судындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Кротов катнашты.

“Конституция Суды бүгенге көндәге югары абруен берничә ел дәвамында оешып, тотрыклылыкны тәэмин итү юлында казанды”, - дип белдерде Илбашы.

Минтимер Шәймиев журналистларга хәбәр иткәнчә, мәртәбәле кунак – Валерий Зорькин Россия Конституция Суды органы оешу тарихының чишмә башында торучы шәхес. Ул РФ Конституция Судының беренче рәисе. “Катлаулы үзгәртеп кору елларын узып, ил Конституциясе үзгәрешсез калды, ул илнең алдагы үсешенә, халык һәм дәүләт органнарының хокукый үзаңын үстерүгә хезмәт итә, монда РФ Конституция Судының роле зур”, - ди Минтимер Шәймиев. Аның фикеренчә, Казанда узучы киңәшмә, консультатив очрашулар да билгеле бер ышанычны дәлилли, республиканың дәүләт органнары һәм Конституция Суды эшчәнлеген бәяли.

Валерий Зорькин киңәшмәне Татарстан башкаласында уздыру мөмкинлеге тудырылганы өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәтен ирештерде. “Бу очраклы гына түгел, ТР Конституция Суды, Россия субъектлары арасында беренчеләрдән булып формалашып, ныклы хокукый позицияләргә иреште, бу республика хакимиятенең хокукый дәүләт юлы буенча баруын раслый”, - ди ул. Аның сүзләренә караганда, шуны анык аңларга кирәк: Россия яңа юл буенча ил 15 ел гына атлап бара, кайбер илләргә әле бу күрсәткечләргә ирешү тәтемәде, бу радикализмнан башка фикер йөртә белүче тәҗрибәле җитәкчеләр казанышы. “Кызганычка каршы, барлык төбәкләр дә Конституция Судларын оештырырга ашыкмый, ул барлык республикаларда да юк әле. Федераль һәм җирле Конституция судлары арасында мәсьәләләрне бүлү - зур проблема. Теге яки бу актны бәхәскә салу буенча җирле Конституция Судына, аннан соң Федераль Судка мөрәҗәгать итүчеләр бар – бу мәгънәсезлек, аерым бер чикләүләр кертү зарур, бу бигрәк тә төбәкләрнең законнары турындагы мәсьәләгә кагыла”, - ди Валерий Зорькин.

“Безнең Конституция Суды – мөстәкыйль орган, шәхес хокуклары үтәлеше, милек мәсьәләсе буенча физик затлардан кабул ителгән мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр аз түгел. ТР Конституция Суды карамагындагы темалар арта бара. Халыкның хокукый үзаңы үсә барган саен, эш йөкләмәсе кимемәячәк. Төбәкләрдәге Конституция Суды һәм федераль суд арасында мәсьәләләрне чикләү, гомумән дәүләт хакимияте органнары арасында да вәкаләтләрне чикләү зарурлыгы белән бәйле, шуңа күрә эшчәнлек һаман җитдиләнә барачак”, - дигән фикердә республика Президенты. Ул законга буйсынып яшәүне бәхәссез мәсьәлә булуын да ассызыклады.

Белешмә өчен. Валерий Зорькин – конституция хокукы буенча илнең тәҗрибәле белгечләренең берсе, берничә монография авторы. РФ нең атказанган юристы.