Сингапур Республикасы Татарстан икътисады белән кызыксына

Сингапур Республикасы Татарстан икътисады белән кызыксына

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Сингапур Республикасы министр-наставнигы Ли Куан Ю әфәндене кабул итте.

Очрашуда шулай ук Сингапурның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Майкл Тэй, Татарстан ягыннан Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе – тышкы элемтәләр Департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Президенты каршындагы икътисадый мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов катнашты.

Татарстан Президенты шундый дәрәҗәле һәм иң өлкән яшьтәге ( Ли Куан Юга 84 яшь) җитәкчене сәламләп: “Язмыш кушуы буенча, шәхсән, сезнең белән очрашуымнан мин бик бәхетле, - дип мөрәҗәгать итте аларга. – Россиягә эш сәфәрегез вакытында бер уңайдан безнең республикага да килүне кирәк дип таптыгыз һәм мин моны уңай хезмәттәшлеккә омтылу билгесе дип кабул итәм”.

Очрашу барышында фикер алышуларда, аерым алганда, “Алабуга” махсус икътисадый зонасын үстерү буенча сингапурлыларның консультант-киңәшче формасында катнашу мөмкинлекләренә игътибар бирелә. Шулай ук нефтехимия өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, икътисадый зона эшчәнлеген киңәйтү максатыннан сингапурлыларның да катнашу мөмкинлекләре турында да фикер алышына. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, кыска гына вакыт эчендә ике якның да икътисадый алгарышын өйрәнеп, бәяләп бетереп булмый, иң мөһиме кызыксыну һәм игътибар бар.

Татарстан Президенты Ли Куан Юның Сингапур дәүләте үсешенә керткән хезмәтләренә карата үз фикерләрен дә ассызыклап узды. “Сез дәүләт төзүнең башында торучыларның берсе. Дәүләт төзү белән бергә. Сез башка дәүләтләргә дә ничек үсеш алу үрнәген күрсәттегез. Әгәр шундый үрнәк булмаса, Малайзия ничек алгарышка ирешкән булыр иде. Бу минем позиция”, – ди Минтимер Шәймиев.

Ли Куан Ю – шул республикада иң зур күпчелекне алып торган халык хәрәкәте партиясенә нигез салучы. 1954 елдан алып 1992 елга кадәр ул әлеге партиянең Генераль секретаре булып тора. 1959 елдан алып, ә нәкъ шул чорда Сингапурга Англия яклавы астында, “үзидарә ителешле дәүләт” статусы бирелә, һәм 1990 елга кадәр Ли Куан Ю республиканың алыштыргысыз Премьер-министры вазифасында. Кыска гына вакыт эчендә аның тырышлыгы, тәҗрибәсе һәм белеме нәтиҗәсендә Сингапур икътисадый тотрыклылыкка ирешкән дәүләткә әйләнә.

Ли Куан Ю визит барышында “Алабуга” махсус икътисадый зонасында булды һәм шулай ук программа буенча ТР Хөкүмәте әгъзалары, республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында “Түгәрәк өстәл”дә катнашу күздә тотыла.