Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе Валерий Зорькин белән очрашты

Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе Валерий Зорькин белән очрашты

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казан Кремлендә республика Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе Валерий Зорькин белән очрашты.

“Конституция Суды бүгенге көндәге югары абруен берничә ел дәвамында оешып, тотрыклылыкны тәэмин итү юлында казанды”, - дип белдерде Илбашы.

Валерий Зорькин исә, журналистларга биргән интервьюсында, Татарстанда хакимиятнең хокукый дәүләт юлы буенча баруын билгеләп узды.

Валерий Зорькин – конституция хокукы буенча илнең тәҗрибәле белгечләренең берсе, берничә монография авторы. РФ ның атказанган юристы.

Очрашуда ТР ягыннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Конститутия Суды Рәисе Виктор Демидов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәйсә Сәхиева, ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, РФ Конституция Суды судьясы Борис Эбзеев, Россия Федерациясе Президентының РФ Конститутия Судындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Кротов катнашты.