Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина университеты клиникалары комплексын ремонтларга йөкләмә бирде

ТР Президенты шәһәр үзәген йөреп чыкты

  (Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген йөреп чыкты. Төп маршрут Волков – Бутлеров урамнары аша узды.

Беренче объект психиатрия клиникасы (Волков ур., 80) булды. Бу төбәк дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты – «Психиатрия клиникасы бинасы, 1913 ел, архитектор И.И.Брюно». Бина Казанның XIX гасыр азагы - XX гасыр башы архитектура үрнәге булып тора. Бина башта ук дәвалау учреждениесе (клиника) итеп билгеләнгән.
Монда хәзер академик В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе урнашкан. Объект буенча аңлатмаларны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бирде.

Аннары алар Казан дәүләт университеты янындагы хастаханәләр биналары комплексына юнәлделәр. Биналар – университ клиникалары комплексының бер өлеше. Барысы да 1897-1900 елларда төзелгән, шул исәптән В.К.Меньшиков исемендәге клиника да. Монда балалар пульмонология үзәге һәм тире-венерология республика хастаханәсен урнаштырырга җыеналар.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры хәбәр иткәнчә, барлык биналарның да реконструкция планын төзергә кирәк. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Груздев бала тудыру йорты күп кенә табиблар өчен республика дәрәҗәсендәге объект булып санала. 1987 елда капиталь төзекләндерелгән.

Рөстәм Миңнеханов Груздев бала тудыру йорты бинасын (Толстой ур., 4), шул исәптән лекция залларын, КДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасын карап чыкты. Ул аларның техник торышын өйрәнергә һәм киләчәктә ремонт һәм реконструкция планын эшләргә кушты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов хирург Александр Вишневский һәйкәл-бюсты тирәсен төзекләндерергә йөкләмә бирде.

Аннары икенче объектка – республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объектына– «Лихачев утары, флигель, XIX гасыр» (Мөштәри һәм Бутлеров урамнары чаты) юнәлделәр, анда реставрациядән соң ресторан урнашкан.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Мөштәри урамындагы 11 нче йортта урнашкан офтальмология хастаханәсен карадылар. Бу – «Дворяннар җир банкының Казан бүлекчәсе, 1914 ел» элеккеге бинасы – республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты. Рөстәм Миңнеханов монда да түбәгә һәм фасадларга ремонт ясарга кушты.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Республика клиник офтальмология хастаханәсенә дә ремонт кирәк. Бина республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты – «Сәнәгатьче йорты, 1915 ел, архитектор Ф. П. Гаврилов». Йорт 1915 елда фабрикант Зобнин өчен төзелгән булган.

Соңыннан Бутлеров-Некрасов урамнары буенча күп функцияле комплекс төзү проектын тәкъдим иттеләр (DynamikGlobal компаниясе). Бүген биналар фасадларының берничә варианты күрсәтелде. Проект буенча Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова аңлатма бирде.

Рөстәм Миңнеханов фасадлар вариантларын һәм төсләр буенча карарларны эшләп бетерергә тәкъдим итте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.