Татарстан Премьер–министры Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрик итте

“Казан” милли–мәдәни үзәгендә республиканың дәүләт идарәсе органнары ветераннарын – сугышта катнашучылар һәм тыл ветераннарын хөрмәтләделәр
(Казан, 8 май, “Татар–информ”). Бүген Татарстан Республикасы Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов “Казан” милли–мәдәни үзәгендә ветераннар, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясаганда, 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен илнең төп бәйрәме дип атады. Биредә республиканың дәүләт идарәсе органнары ветераннарын – сугышта катнашучылар һәм тыл ветераннарын (барлыгы 130га якын кеше) хөрмәтләделәр.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына мөрәҗәгать итеп, ТР Хөкүмәте башлыгы республика җитәкчелеге, Татарстан Президенты исеменнән рәхмәт сүзләре ирештерде. Бөек Җиңүнең 64 еллыгы алдыннан ул барысына да сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
“Деструктив көчләр һәм кайбер илләрнең җитәкчеләре Җиңү көненең әһәмиятен киметергә тырышса да, Россиядә бу көнне яшь буынны җәлеп итеп, актив рәвештә билгеләп үтәләр, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без барыбыз да шул рухта тәрбияләнгән, Ватан өчен һәлак булганнарның истәлеге мәңгелек”.
Ветераннар өчен балалар бию ансамбльләре, Казан музыка көллиятенең скрипкачылар ансамбле һәм башка коллективлар катнашында бәйрәм концерты оештырылды, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.