^Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы хуҗалыкларында булды

^Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы хуҗалыкларында булды

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Ирина Ксенофонтова). Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның эш көне Тәтеш районына багышланган. Республиканың Идел аръягы зонасындагы әлеге мөһим төбәкнең хәзерге торышы һәм социаль-икътисади үсеше перспективалары бүген көннең икенче яртысында җирле хакимият бинасында Премьер катнашында узучы киңәшмәдә карала.

Рөстәм Миңнехановның эшлекле сәфәре Олы Тархан авылындагы «Татарстан» авыл хуҗалыгы кооперативына барудан башланды, биредә ул сөт-тауар фермасын, машина-трактор паркы һәм орлык саклагычларны карады. «Татарстан» коллектив предприятиесе игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Азык бодае, арпа һәм башка культуралар өчен биредә 4 мең гектарга якын җир бүлеп бирелгән. Узган ел хуҗалыкта уңышлылык - гектарыннан 32 центнер, ә шикәр чөгендере бер гектардан 251 центнер тәшкил иткән. Хуҗалыкта мөгезле эре терлекнең гомуми саны 1045 баш тәшкил итә. Сөт-тауар фермасында ике йөз савым сыеры бар. Биредә кулланыла торган терлекне бәйләмичә тоту технологиясе агымдагы чыгымнарны икеләтә киметергә мөмкинлек бирә, бер сыер елына 2886 килограмм сөт бирә, бу район буенча уртача күрсәткечтән югарырак. 2004 елда «Татарстан» кооперативының ашлык, шикәр чөгендере, сөт, шулай ук тереләй авырлыкта терлек һәм кош сатудан акча керме 15647 мең сум тәшкил иткән.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны эшлекле сәфәрдә озата йөрүче Тәтеш районы хакимияте башлыгы Петр Чекмарев, ТР Премьер-министры урынбасарлары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Нияз Галиуллин һәм башка рәсми затлар Үрем авылындагы «Дуслык» авыл хуҗалыгы кооперативы һәм Нармонка авылындагы «СТЕЛС-Агро» («Татагропромбанк» ҖЧҖ) җитәкчелеге белән дә терлекләрнең кышлавы, техниканы һәм орлыкларны язгы чәчүгә әзерләү турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Олы Тархан авылындагы участок хастаханәсендә дә булды. Әлеге дәвалау учреждениесе якындагы 30 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Елына стационарда 1000нән артык авыру медицина ярдәме ала, амбулатор бүлекчәдән 25 меңнән артык кеше үтә. Узган елның декабрендә хастаханәнең түбәсе төзекләндерелгән, моңа республика бюджетыннан 1,5 миллион сум юнәлтелгән. Биредә үзәк даруханәнең филиалы да урнашкан. Бушлай дару препаратлары монда 768 федераль һәм 341 республика ташламаларыннан файдаланучыларга бирелә. Хастаханәнең баш табибы Равил Мөбәрәкшин сүзләренә караганда, бүген льготачыларны бушлай дарулар белән тәэмин итүдә бернинди кыенлыклар юк.

Киңәшмә алдыннан Премьер-министр 2006-2007 уку елына ачылырга тиешле 108 урынга татар гимназиясе һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 44 фатирлы йорт төзелеше белән танышты.