Фәрит Мөхәммәтшин: безнең өчен Швеция кебек алдынгы һәм демократик дәүләтләр белән ныклы багланышларда булу мөһим

Фәрит Мөхәммәтшин: безнең өчен Швеция кебек алдынгы һәм демократик дәүләтләр белән ныклы багланышларда булу мөһим

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Бүген Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән РФдә Швеция Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Юхан Муландер очрашуында икътисад, сәясәт, сәүдә, мәдәният һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм ныклы хезмәттәшлек турында фикер алышынды.

Фәрит Мөхәммәтшин тагын бер тапкыр Швеция кунакларын милли җыелма командаларының туплы хоккей буенча ХХV Дөнья чемпионатында җиңүләре белән котлады. Безнең өчен Швеция кебек алдынгы һәм демократик дәүләтләр белән ныклы элемтәдә булу мөһим. Парламентара хезмәттәшлек тә үсеш алуын теләр идек, дип билгеләп үтте ул. Россия һәм Татарстанда үткәрелүче реформаларның күп планлы һәм катлаулы булуы турында сөйләгәндә Фәрит Мөхәммәтшин "бүген кире юнәлеш алганчы, реформалар үткәрү белән бәйле авыр чорны үтү яхшырак булачак", - дип ассызыклап үтте. Татарстан парламенты җитәкчесе Казанда Швеция көннәре үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Берничә ел элек Татарстан башкаласында Швеция һәм Татарстанның икътисади хезмәттәшлегенә багышланган эшлекле форум үтте. Бу юлы игътибар үзәгендә мәдәни багланышлар булсын иде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Юхан Муландер Швеция делегациясенең Казанга визиты барышында алган хисләре белән уртаклашып, сәфәрнең тулы һәм уңышлы булуын билгеләп үтте. "Кичә ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән сөйләшү вакытында Швеция һәм Татарстанның икътисади, сәүдә элемтәләренең төп үсеш юллары һәм аларны киләчәктә ныгыту билгеләнде", - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан базарында Швеция компанияләренең икътисади активлыгы кимүе турындагы соравына, Муландер әфәнде: "Шведлар - сак халык. Сез моны Россия һәм Швециянең җыелма командаларының бэнди буенча матчында да күрдегез. Шул ук вакытта Швеция фирмаларының сезнең республика белән кызыксынуы арта. Татарстан Россия төбәкләре арасында мөһим роль уйный". Ул шулай ук мәдәни хезмәттәшлеккә дә актив теләктәшлек кирәк булуын билгеләп үтте. "Илче буларак минем бурычым шундый. Дәүләт зур концерт залында булу, бигрәк тә бина эчендәге шәрыкчә бизәлешнең Көнбатыш Аурупа органы белән ярашуы миндә көчле тәэсирләр калдырды. Швециядә талантлы органчылар күп. Алар бик теләп сезнең шәһәргә килерләр иде", - диде Муландер әфәнде.

Швеция илчесе белән фикер алышу вакытында Татарстан парламенты башлыгы республиканың иҗтимагый тормышы аспектлары, шул исәптән, төрле конфессия вәкилләренең тату яшәүләре, "вертикаль" хакимиятне ныгыту яссылыгында федерализм үсеше мәсьәләләренә Татарстан карашы, төбәк парламентында оппозициянең тәкъдим ителүе, шулай ук татар язуының латин әлифбасына күчү проекты белән килеп чыккан проблемалар турында сөйләде.

ТР Дәүләт Советында Швеция делегациясе составында Швеция Корольлегенең Мәскәүдәге Илчелеге киңәшчесе Стефан Гулльгрен, Швеция Корольлегенең Мәскәүдәге Илчелегенең беренче секретаре Кристина Йоханессон, Швеция Корольлегенең Мәскәүдәге Илчелегенең икенче секретаре Андреас Тувессон булды.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, ТР Дәүләт Советы Рәисенең киңәшчесе Мария Краснова һәм башка рәсми затлар катнашты.