news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәрләрен бүләкләде

Дәүләт хезмәткәрләре арасында республика конкурсы алтынчы мәртәбә үткәрелде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәрләрен бүләкләде
tatarstan.ru

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданнар хезмәткәре» республика конкурсында 12 җиңүчене бүләкләде. Тантана Татарстан Хөкүмәт Йортында узды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов һәр дәүләт хезмәткәренең республика үсешенә үз өлешен кертүен искәртте. Аның фикеренчә, Татарстанда уздырыла торган чаралар, шул исәптән әлеге бәйге дә, хезмәткәрләрне берләштерүгә һәм аларны мотивацияләүгә уңай йогынты ясый.

2019 елда «Татарстанның иң яхшы дәүләт гражданнар хезмәткәре» республика конкурсы алтынчы мәртәбә үткәрелде. Анда республиканың 28 дәүләт органнарының 50 хезмәткәре катнашты. Конкурста катнашучыларга уртача 34 яшь иде. Шул ук вакытта иң яшь дәүләт хезмәткәренә 24 яшь, ә иң тәҗрибәле катнашучыга 60 яшь тулган.

Конкурс алты номинация буенча уздырыла һәм ике этаптан тора. Аның нәтиҗәләре буенча 12 җиңүче билгеләнә, аларга дипломнар һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр бирелә.

Чараны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты оештыра. Конкурс үткәрелә башлаганнан бирле 58 кеше иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре дип танылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100