news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов футбол академиясе төзелешен башларга рөхсәт бирде

Футбол белән шөгыльләнү өчен Татарстан буенча барлыгы дүрт манеж төзеләчәк, шуларның берсендә регби да уйнап булачак.

Рөстәм Миңнеханов футбол академиясе төзелешен башларга рөхсәт бирде
Артур Шипилов

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин»ның элеккеге остазы Корбан Бердыев җитәкләячәк футбол академиясе төзелешен башларга рөхсәт бирде. Төзелешне киләсе елда ук төгәлләү планлаштырыла.

Казанның Яңа Савин һәм Идел буе районнарында ике манеж, Чаллыда һәм Түбән Камада берәр манеж булачак. Бондаренко һәм Чуйков урамнары чатында төзеләчәк манежның гомуми мәйданы 6 мең 36 кв. метр тәшкил итәчәк. Анда футбол буенча гына түгел, регби буенча да тренировкалар узачак.

«Без футбол белән җәйге чорда гына шөгыльләнергә мөмкин булган климат зонасында яшәвебезне аңлыйбыз. Бу булачак спортчыларны әзерләүдә чагыла. Шуңа күрә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мондый объектлар төзү турында карар кабул ителде. Аларны киләсе елда файдалануга тапшырырбыз, дип уйлыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Чарада Корбан Бердыев үзе дә катнашты. Ул матбугат вәкилләре белән сөйләшүдән баш тартты. «Бу проект — бик җитди. Россиядә Татарстан кебек спорт төбәге юк. Монда барысы да гади генә түгел, ләкин бу беренче адымнар», — диде ул сәхнәдән.

Чара азагында проектның башка объектларыннан төзүчеләр видеоэлемтәгә да чыкты. Алар Татарстан Республикасы Президентына төзелеш эшләр башлану турында хәбәр итте. Казанда икенче манеж Танковая урамында, Чаллыда Җиңүнең 40 еллыгы урамында, ә Түбән Камада Тукай урамында төзеләчәк.

Һәр бер катлы бинада тренажер залы, көтү зонасы, медицина блогы, сак-янгын посты бүлмәләре, спорт кирәк-яракларын саклау, махсус техниканы саклау һәм башкалар булачак. Футбол кырының зурлыгы 90 метрга 45 метрга булачак. Шулай ук тренерлар өчен дүрт чишенү урыны һәм спортчылар өчен сигез чишенү урыны каралган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100