ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләге – “Татар милләте алдында зур казанышлар өчен” медале белән бүләкләнде

Бер төркем шәхескә ТР Дәүләт бүләкләре тапшырылды

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда бүген, Татарстан һәм татар дөньясы файдасына сизелерлек өлеш керткән өчен, бер төркем шәхескә ТР Дәүләт бүләкләре тапшырылды. ТР Президенты карары һәм куллары белән, ТРның Казакъстандагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Рафаил Аблаковка һәм Әстерхан татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Әнвәр Алмаевка “Фидикарь хезмәт өчен” медальләре тапшырылды. Шулай ук бер төркем мәдәният-сәнгать, икътисад өлкәсендә эшләүчеләргә атказанган исемнәр бирелде, алар арасында БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин, җырчы Зөлфия Камалова һ.б. бар.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исә, милләт файдасына фидакарь хезмәте өчен һәм милләт каһарманы буларак, Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләге – “Татар милләте алдында зур казанышлар өчен” медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне БТК БК рәисе Ринат Закиров аңа рәхмәт сүзләренә төреп тапшырды.