Тәмәке тартуны тыю турындагы закон проекты декабрь уртасында I укылышта каралачак - Медведев

РФ Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, зарарлы гадәткә каршы көрәшү өчен, гадәттән тыш чаралар кирәк

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Хөкүмәтнең җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы закон проекты декабрь уртасында парламентның түбән палатасына беренче укылышта каралу өчен, тапшырылган, дип белдерде Россия Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев бүген турыдан-туры эфирда, “Первый канал”, ВГТРК, “России-1”, “НТВ” һәм “Дождь” телеканалы журналистлары сорауларына җавап биргәндә.

РФ Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, Россиядә халыкның яртысы диярлек, тарта, бу дөньяның күпчелек илләрендә юк.

Аның сүзләренчә, зарарлы гадәткә каршы көрәшү өчен, гадәттән тыш чаралар кирәк.

Шулай ук ул эчүчелек һәм тартуга каршы көрәш тәртипле һәм кешеләрне кимсетмәскә тиеш, дип саный.

“Мин монда закондагы төрле үзгәрешләрне хупларга әзер, чөнки без моны кешеләр өчен эшлибез. Мин закон проекты кабул ителер, дип ышанам”, - дип йомгак ясады ул.