РФ Премьер-министры промилле үлчәүгә кайтуны хупламый

Кандагы промилле күләмен үлчәү коррупцион көрәшләргә юл ачарга мөмкин, дип саный ул

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев алкоголь эчемлек кулланган хәлдә транспорт йөрткән өчен, штраф сизелерлек булырга тиеш, дип саный. Бу хакта ул турыдан-туры эфирда, “Первый канал”, ВГТРК, “России-1”, “НТВ” һәм “Дождь” телеканалы журналистлары сорауларына җавап биргәндә белдерде.

“Минем карашымча, ул исерек хәлдә руль артына утыру теләген бетерерлек булырга тиеш”, - диде Россия Хөкүмәте башлыгы.

Аның фикеренчә, йөртү таныклыгыннан башка исерек хәлдә транспорт йөртүче затларның һәм йөртү таныклыгына ия һәм руль артына исерек хәлдә утыручылар җаваплылыгын аерырга кирәк.

Дмитрий Медведев йөртү таныклыгыннан башка исерек хәлдә транспорт йөрткән затлар өчен, җинаять санкциясе буларак, штрафны 200 мең сум күләмендә билгеләүне нигезле, дип саный.

Калган очракларга килгәндә, Россия Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, башка юлдан барырга була – анда мондый ук штраф булмаска мөмкин, ләкин ул барыбер сизелерлек булырга тиеш, хәтта әгәр дә бу зат берни дә кылмаган, ләкин алкоголь эчемлек кулланган хәлдә транспорт йөркән булса да. Һәм штрафтан кала, берничә елга йөртү таныклыгын алу чарасы булырга мөмкин.

“Ләкин башка модель дә бар – кандагы промилле күләмен үлчәү һәм җиңел дәрәҗәдә исерек булганга караганда, күбрәк алкологоль эчемлек кулланган өчен, тагын да катгыйрак җәза бирергә. Бу - бәхәсле нәрсә. Мин моны булмаслык, дип санамыйм. Ләкин бу коррупцион көрәшләргә юл ачарга мөмкин”, - дип билгеләде Дмитрий Медведев.

Ул промилле нормасына кайту идеясен хупламавын белдерде, һәм моның, безнең ил өчен, корал тоту кебек, хас булмаганлыгын әйтте.