Рөстәм Миңнеханов: “Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, һәр җирлектә уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә”

Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаеның пленар утырышы ачылды. Утырышта катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар!

Сезне Татарстан Республикасында кайнар сәламлим. Бүген татар халкы тормышында тарихи вакыйга. Бөтендөнья татар конгрессы съезды - көтеп алынган зур бәйрәм.

Егерме ел эчендә конгресс Татарстан Республикасы белән бергә зур юл үтте. Ул халкыбызны берләштерде, туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау буенча зур эшләр башкарды. Бөтендөнья татар конгрессы - уңышлы проект. Без конгресска таянып эшлибез һәм ул безнең ышанычыбызны һәрвакыт аклый.

 

Күптәп түгел без Татарстан Конституциясенең егерме еллыгын билгеләп үттек. Төп законыбыз Татарстан халыкларының милли үсешенә тигез мөмкинлекләр ача. Шул ук вакытта Конституциябез республика җитәкчеләре алдына читтә яшәүче татарларга ярдәм итү бурычы куя.

Татар кешесе, кайда гына яшәмәсен, Татарстанны тарихи ватаны итеп саный. Бу барыбызга да телебезне һәм мәдәниятебезне үстерүдә зур җаваплылык йөкли.

Информацион технологияләр үсеш алган чорда барлык татарлар өчен бердәм мәгълүмат кыры булдыру бик мөһим. Шул максаттан, без тәүлек буе эшли торган “ТНВ-планета” татар каналын ачтык. Хөкүмәт һәм конгресс тарафыннан “Татар иле” порталы оештырылды.

2013-нче елдан “Ана теле” он-лайн мәктәбе эшли башлаячак (бу ресурсны “Education First” халыкара компаниясе төзеде). Программа һәрбер теләгән кешегә татар телен өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Безнең халык – уңган һәм булдыклы. Милләтебезнең тырышлыгы нигезендә татар эшмәкәрләренең көчле катламы барлыкка килде. Без алар белән очрашабыз һәм фикер алышабыз. Мондый очрашуларның файдасы бик зур.

Барыбызга да үрнәк булып Россия төбәкләрендәге көчле татар авыллары - Урта Әләзән, Шыгырдан, Гали һәм башкалар тормышы тора. Безгә татар дөньясында булган уңышлы тәҗрибәне киңрәк кулланырга кирәк.

Конгресс төрле юнәлештә һәм халыкның барлык катламнары белән эшли. Башкалада татар яшьләре, галимнәре, имамнары, авыл эшмәкәрләре катнашында форумнар һәм чаралар уза. Алар халкыбызда көчле яклау тапты.

Татарстанның күләмле эше һәм безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе, икътисадта, авыл хуҗалыгында, социаль өлкәдә, мәдәниятта, мәгариф һәм спортта алдынгы позицияләрдә торуыбызда чагылыш таба.

Татарстанда 2012 нче елда сәнәгый продукция күләме 1 трлн 400 млрд сумнан артык булыр дип көтелә.

Татарстан Республикасының 2011-2015 елларга каралган социаль-икътисади үсеше программасы нигезендә, тулаем төбәк продукты күләме 2016 нчы елга 2 трлн сумга җитәргә тиеш. Моның өчен Татарстанда эре масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла. Республика икътисадының үсеше ноктасы булып, Кама инновацияле территориаль-производство кластеры саналачак. Аңа иң эре Татарстан предприятиеләре – КАМАЗ, Түбән Кама нефтехим, ТАИФ-НК, ТАНЕКО, Түбән Кама шина, Аммоний ширкәтләре, шулай ук төп предприятиесе Форд-соллерс булган Алабуга махсус икътисади зонасы территориясендәге заводлар комплексы керә.

Алабугада 3 миллиард АКШ доллары күләмендәге инвестицияләр кертелгән 34 резидент-компания теркәлгән. 1 миллиард доллардан артык инвестиция инде кулланылышта.

Республикада киң үсеш алган инновацияле инфраструктура формалашкан. Ул индустриаль парклардан, технопарклардан, инвестицияле һәм венчур фондлардан, илдә беренче Нанотехнологияләр үзәгеннән гыйбарәт.

Хәзер без Россиядә бүтән тиңнәре булмаган тагын бер проектны гамәлгә ашырабыз. Ул Казанның “Иннополис” иярчен шәһәре төзелеше, анда югары класслы IT-белгечләр эшләячәк. Биредә шулай ук IT- университет ачылачак. Россия Хөкүмәте әлеге проектка техник төрдәге махсус икътисади зона статусын бирде.

Без интеллектуаль һәм бизнес өлкәләре вәкилләрен, шулай ук киң карашлы татар яшьләрен әлеге проектларда катнашырга чакырабыз.

Бүген үсеп килә торган буын белән активрак эшләргә кирәк. Яшьләргә үсеш өчен дөрес юнәлеш бирү бик мөһим. Спорт – шундый юнәлешләрнең берсе.

Татарстанда массакүләм спортның үсешенә зур әһәмият бирелә. Соңгы 3 ел эчендә республикада 37 яңа спорт объекты үз ишекләрен ачты - стадионнар, йөзү бассейннары, универсаль спорт комплекслары. Казан дөнья масштабындагы иң зур спорт вакыйгаларының берсен – Бөтендөнья Җәйге Универсиада-2013 не уздырырга әзерләнә.

Яңаларын төзү һәм булган спорт һәм транспорт инфраструктурасын реконструкцияләү эше актив темплар белән тәмамлана. Дөньяның 170тән артык иленнән килгән күпсанлы туристларны һәм спортчыларны яңартылган Казан аэропорты, югары тизлекле аэроэкспресс, 10 станция белән метро челтәре каршы алачак.

Сез үзегез республика башкаласының ничек үзгәрүен күрәсез. Без сезне 2013 нче елның 6 нчы июлендә яңа 45 мең урынга исәпләнгән Футбол стадионында көтәбез, анда бу зур спорт бәйрәменең ачылу тантанасы узачак.

Татарстанның тотрыклылыгы һәм уңышлары илнең үсеше өчен ышанычлы нигез булып хезмәт итә. Татар халкы хезмәт сөючән, толерант, милләтара һәм диннәрара тынычлык һәм килешү яклы булганга, аның дөнья халыклары арасында абруе зур.

Татарлар – халык саны буенча Россиядә икенче. Күпсанлы диаспора чит илләрдә яши. Ватандашларга ярдәм итү – Татарстан Республикасы эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе. Бу эш Россия Тышкы эшләр министрлыгы, ватандашлар эшләре буенча Хакимият комиссиясе һәм БДБ, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык ярдәме белән алып барыла.

Форсаттан файдаланып, безнең инициативаларны һәм проектларны хуплаулары өчен, аларга рәхмәт белдерәсем килә.

Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләрнең уңай эшчәнлеге куандыра. Соңгы елларда мин милләттәшләр белән дөньяның төрле почмакларында: Владивостокта, Алтайда, Австралиядә, АКШта, Польшада һәм Финляндиядә 40-ка якын очрашу уздырдым. Милләтебезгә тырышып хезмәт итүегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Дан казанган милләттәшләргә безнең хөрмәтебез чиксез. Аларның күбесе бүген бу залда.

Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, һәр җирлектә уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә. Мондый бердәмлек киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирә. Татар дөньясын һәм төрле халыкларны яраткан бәйрәмебез – Сабан туе берләштерә.

Быел ул Россиянең 54 төбәгендә һәм 22 чит илдә узды. Соңгы елларда безнең милләттәшләр бәйрәмебезне тарихта бервакытта да узмаган Англия, Бельгия, Польша, Литвада да оештыра башладылар. Билбау көрәше безнең тәкъдим белән Универсиада программасына да кертелде. Без Сабантуй бәйрәменең дөнья күләмендә уртак хәзинәгә әйләнеп баруы белән горурланабыз.

Бүгенге көндә республикада рухи һәм тарихи-мәдәни мирасны өйрәнүгә һәм саклауга зур игътибар бирелә. Безнең алдынгы проектларның берсе булып борынгы Болгар шәһәрен торгызу тора. Анда Россия җирлегендә иң беренче булып ирекле рәвештә ислам дине кабул ителгән. Шуны истә тотып, бу борынгы шәһәрдә ел саен “Изге Болгар җыены” үткәрелә.

Мөхтәрәм делегатлар!

Бу көннәрдә съездда сез милләтне борчыган мәсьәләләрне күтәреп, аларны чишү юлларын эзләрсез.

Соңгы елларда татар халкы үсеше өчен уңай һәм мөһим эшләр башкарылды.

Башкарма комитетка сайланачак яңа состав шул юнәлештә эшләүне дәвам итсен иде.

Татар халкының бердәмлеге - республика өчен ныклы таяныч. Без милләтебезнең киләчәгенә якты өметләр белән карыйбыз. Бергә булсак, безне зур уңышлар көтә.

Барыгызга исәнлек-саулык, тыныч көннәр телим. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!