Минтимер Шәймиев Кремльдә Кыргызстан Президентының тормыш иптәше Рәйсә Атамбаева белән очрашты

Милләте белән татар булган Рәйсә Атамбаева Казанга Бөтендөнья татар конгрессының Vсъездына кунак булып килде

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Кыргызстан Президентының тормыш иптәше, “Сәламәт ил” (“Здоровая страна”) иҗтимагый фонды рәисе, Кыргызстан дәүләт медицина академиясе доценты Рәйсә Атамбаева белән очрашты. Рәйсә Атамбаева Казанга, татар милләтенең бер вәкиле буларак, ТР Президетны чакыруы буенча Бөтендөнья татар конгрессының Vсъездына кунак булып килде.
Бүген ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында съездның пленар утырышында катнашты. ТР Дәүләт Киңәшчесе белән очрашуда Рәйсә Атамбаева Казанга чакырулары һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Казан күңелемә бик ошады. Күңелем белән мин һәрвакыт Татарстанда. Мине Татарстан белән бик күп әйберләр бәйли”, -ди ул. Рәйсә Миңнәхмәт кызы Сарман һәм Бөгелмә якларында туып-үскән әти-әнисе, аларның яшьлекләрендә Кыргызстанның Ош шәһәренә эшкә җибәрелүләре хакында сөйләде. Шушында алар табышып, гаилә кора. Рәисә ханым да Ош шәһәрендә туа. Ул абыйсының 1990 нчы елларда Татарстанга күченүе һәм бүгенге көндә дә биредә яшәвен хәбәр итте.
Очрашу барышында Минтимер Шәймиев һәм Рәйсә Атамбаева катгый глобальләшү шартларында төрки телләрне саклап калу, төрки халыкларның бу юнәлештә көчләрен берләштерү хакында да сөйләште. Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре, шул исәптән Татарстан белән Кыргызыстан арасында хезмәттәшлек перспективалары да кузгатылды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.