Гражданлык акцияләрендә катнашучылар законны бозмаска тиеш - Дмитрий Медведев

Россия Премьер-министры сүзләренә караганда, теләсә нинди җаваплы сәяси лидер аның тарафдарлары рәшәткә артына эләкмәсен өчен барысын да эшләргә тиеш

  (Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). “Минтингка чыккан һәр кеше полиция хезмәткәренә сугарга мөмкин дип саный икән, җавап тотасын да онытмаска тиеш, дип белдерде бүген Россия Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев бүген турыдан-туры эфирда, “Первый канал”, ВГТРК, “России-1”, “НТВ” һәм “Дождь” телеканалы журналистлары сорауларына җавап биргәндә.
“Полиция хезмәткәренә сугарга ярамый. Бу теләсә нинди илдә җинаять, шулай ук – бездә дә. Бу беркайчан да җәзасыз узмаячак. Бу теләсә нинди җәмгыятьтә хокук тәртибе нигезе. Шуңа күрә кешеләр митингларда үзләрен ничек тотарга икәнлеген белсеннәр өчен законны яңадан карарга туры килде. Шулай итеп, гражданлык акциясендә катнашырга карар иткән теләсә нинди кеше закон таләпләрен үтәргә тиеш”, - дип белдерде Россия Хөкүмәт башлыгы.
Аның фикеренә караганда, теләсә нинди җаваплы сәяси лидер аның тарафдарлары рәшәткә артына эләкмәсен өчен барысын да эшләргә тиеш. “Ул алар белән нәрсә мөмкин, аның идеяләренә зыян китермәс өчен нәрсә эшләргә ярамавы буенча сөйләшүләр алып барырга тиеш. Бу шул вакытта җаваплы сәясәт дигән сүз һәм сәяси лидерның киләчәге була”, дип саный Дмитрий Медведев.