Дмитрий Медведев дөнья бетүенә ышанмый

Россия Премьер-министры һичшиксез бу елның ахыры җитәчәгенә ышана

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев турыдан-туры эфирда, “Первый канал”, ВГТРК, “России-1”, “НТВ” һәм “Дождь” телеканалы журналистлары сорауларына җавап биргәндә, дөнья бетүенә, һәрхәлдә быел, ышанмавын белдерде.

“Ләкин мин һичшиксез бу елның ахыры җитәчәгенә ышанам, һәм без яңа елны яхшылап каршы алыр, яхшы кәеф булсын – гомумән, бары да яхшы булсын өчен, барыбыз да әзерләнергә тиеш”, - диде ул һәм дөнья бетмәячәк, ә яңа ел булачак, дип өстәде.