“Россия – Ислам дөньясы” төркеме координаторы “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды

Вениамин Попов бүләкне “республикалар арасында халыкара элемтәләрне үстерүгә керткән саллы хезмәте өчен” Татарстан Президенты кулыннан алды.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). “Россия – Ислам дөньясы” стратегик юнәлеш төркеме координаторы Вениамин Попов бүген Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды. Попов әлеге бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төркем координаторына бүләк республикалар арасында халыкара элемтәләрне үстерүгә керткән саллы хезмәте, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклавы, тынычлык һәм динара татулыкны ныгытуы өчен тапшырылды.