Казахстанның Казандагы беренче генераль консулы Татарстандагы эшчәнлеген төгәлли

Әсхәт Нускабай биш ел дәвамындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсхәт Нускабай белән очрашты.

Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачыла. Беренче Генераль консул итеп Әсхәт Нускабай билгеләнә, бүген ул Татарстандагы үз эшчәнлеген төгәлли. Алга таба ул үзенең дипломатик эшчәнлеген Санкт-Петербургта дәвам итәчәк.

Әсхәт Нускабай биш ел дәвамындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде.

«Мин Казанга 2012 елның 5 ноябрендә килдем, биш ел сизелмичә дә үтеп китте, - диде Әсхәт Нускабай. - Бу минем тормышымдагы иң яхшы һәм гаҗәеп еллар булды. Татарстан җитәкчелегенә һәм барлык татарстанлыларга кунакчыллыгы, казах халкын уртак тарихка ия, тугандаш халык буларак кабул иткәннәре өчен ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Бу - эштә дә, кешеләр белән аралашуда да сизелде. Мин зур тәҗрибә тупладым, күп нәрсәгә өйрәндем. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшен аерым билгеләп үтәсем килә. Аның һәм Сезнең белән аралашудан гаять зур тормыш тәҗрибәсе тупладым».

Минтимер Шәймиев Казахстан Генераль консулына Татарстандагы эзлекле һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, Россия белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде, алдагы дипломатик эшчәнлегендә уңышлар теләде.

«Сезгә, яшь һәм тәҗрибәле дипломатка, тулаем алганда сезнең буынга Президент Нурсолтан Назарбаевның зирәк сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә яңа Казахстан дәүләтен төзүдә катнашырга насыйп булды. Сез, аның командасында эшләүче кешеләр, тарихи миссия башкарасыз. Кыска гына вакыт эчендә дөньяда яңа дәүләт барлыкка килде, аның уңай имиджы елдан-ел үсә. Казастан дөньякүләм актуаль проблемалар хакында фикер алышу мәйданчыгына әверелә бара. Казахстанның Россия белән мөнәсәбәтләре бик яхшы, Владимир Владимирович һәм Нурсолтан Абишевич катлаулы дәүләтара мәсьәләләрдә һәрвакыт уртак тел таба. Бу – вакыт сынавын узга дуслык. Без, чыннан да, казах халкына бик якын, ике арадагы тугандаш мөнәсәбәләр елдан-ел ныгый. Сез аларны үстерүгә алга таба да өлеш кертерсез дип өметләнәм», - диде Минтимер Шәймиев.