Рөстәм Миңнеханов «Газпром нефть»ның цифрлы трансформация үзәген карады

Республика Хөкүмәте һәм нефть компаниясе арасында килешү имзаланды.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром нефть» җәмгыятенең «Цифергауз» цифрлы трансформациясе үзәгендә булды.

Республика Хөкүмәте һәм нефть компаниясе арасында килешү дә имзаланды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

 «Цифергауз» «Газпром нефть» җәмгыятенең 300дән күбрәк хезмәткәрен берләштерә. Монда пилотсыз авиация системалары, робототехника, 3D-печать, AR/VR, видеоаналитика, сәнәгать интернеты буенча лабораторияләр урнашкан. Бу технологияләрнең барасы да нефтьне цифрлы эзләү һәм табу, заводларны автоматлаштыру, логистиканы роботлаштыру һәм «Газпром нефть»ның арктик флотын җиһазландыру өчен кулланыла.

Үзәкне караганнан соң хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар.

«Татарстан Республикасының нефть табу буенча үз тәҗрибәсе бар, „Газпромның“ да үз тәҗрибәсе. Уртак тикшеренүләр безгә нефть табуны арттырырга ярдәм итәчәк. Бүген экологик куркынычсызлык программаларын тормышка ашыруда көчләрне берләштерү дә мөһим урын алып тора», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Тармакта югары технологияле нефть җиһазлары һәм аның сервисын эшләү, Идел буе федераль округында һәм Көнбатыш Себердә өлгергән ятмаларның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен уртак тикшеренүләр уздыру буенча технологик полигоннар булдыру турында килештеләр.