Миңнеханов: Цифрлаштыру — газ-мотор базары үсешенең перспективалы юнәлешләренең берсе

Республикада газ-мотор базарының бердәм цифрлы платформасын булдыру проекты тормышка ашырыла.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Табигый газ — Россия төбәкләренең тотрыклы үсеше өчен мотор ягулыгы» пленар утырышында катнашты. Чара «Газпром» җәмгыяте директорлар советы рәисе Виктор Зубков рәислегендә узды.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, цифрлаштыру газ-мотор базарын үстерүдә перспективалы юнәлешләрнең берсе булып тора. Ул бүгенге көндә республикада газ-мотор базарының бердәм цифрлы платформасын булдыру проектының тормышка ашырылуын әйтте, дип хәбәр итте Президентың матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Цифрлы форматка күчү базардагы барлык катнашучыларны берләштерергә, транспорт чараларын җиһазландыруны рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерергә, газ-мотор техникасы эксплуатациясе иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк», — диде республика Президенты.

2019 елда Татарстан Хөкүмәте һәм «Газпром» җәмгыяте газ сыекландыру комплексы һәм автозаправка станцияләре төзелеше турында килешүне имзалады. Хәзер ике СПГ заводы төзү буенча эшләр бара, 2025 елга 18 заправканы эксплуатациягә тапшыру, сыекландырылган газга эшли торган техника күләмен 5 меңгә кадәр арттыру планлаштырыла. Бу автотранспортлар чыгара торган зарарлы матдәләрне 5 процентка киметергә ярдәм итәчәк.